top of page

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хакимова Ләйсән Саһман кызы


Мин, Хакимова Ләйсән Саһман кызы, Башкортстанның иң гүзәл районнарының берсе- Борай районында дөньяга килгәнмен. Таңатар урта мәктәбен тәмамлап, Бөре Дәүләт институтының татар бүлегенә укырга кердем. Хезмәтемне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак башлап җибәрдем. Хәзерге көндә Нефтекама шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытам.
Укытучы исемен аклау өчен укучыларымны күп нәрсәгә өйрәтергә тиешлегемне яхшы аңлыйм. Өстәвенә, мин бит әле милләтем сагында торучы да. Дәресләремдә укучыларыма телебезнең матурлыгын тоярга, дөрес итеп сөйләшергә, үз фикерләрен эзлекле итеп аңлата белергә өйрәтергә тырышам. Ә иң мөһиме- мин аларның илебезнең лаеклы кешеләре булып үсүләрен телим. Гомумән, укытучы балаларны яхшылык, дөреслек дөньясына алып барырга, туган илгә, әти-әниләргә, якыннарына мәхәббәт, олы буын кешеләренә карата ихтирам хисе, намус, бурыч төшенчәләре турында ешрак уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә безнең бурычыбыз булып баланың төрле яклап үсешенә шартлар булдыру, үзлегеннән белем алуга өйрәтү, укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, аларда иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү. “Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы”дигән А.Сент-Экзюпери. Дәресләрне коммуникатив компетентлыкны үстерүгә нигезләнеп оештырганда, балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.
bottom of page